Ярмәкәй районы (, ) — Башкортстанның көнбатыш өлешендә урнашкан район. Районда барлыгы 51 авыл бар, шуларның 24-е татар авылы.Онлайн — энциклопедия TataricaБашкирская энциклопедия. Населённые пункты. Ермекеевский район. Болардан тыш 2 мордва-эрзя, 12 чуаш, 1 удмурт һәм 9 рус авылы бар.
Районда татар авыллары: Ярмәкәй, Абдул, Аксак, Атамкүл, Габделкәрим, Иске Сүлле, Иске Турай, Иске Шах, Исламбакты, Кулбай, Кушкаран, Князевка, Кызылъяр, Райман, Рәтамак, Сөярмәт, Тарказы, Түбән Карамалы, Усман-Ташлы, Чулпан, Ык, Яңа Турай, Яңа Шах, Яңа Ярмәкәй. Кайбер шул татар авыллары халкы тулысынча яки өлешчә башкортлар дип яздырылган.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
Моннан тыш, Пионерский дигән мордва, Бекетово, Хорошовка дигән элеккеге рус яки катнаш авылларда да хәзер татарлар күпчелектә. Түбән Карамалы авылы мордвалары һәм чуашлары да ислам диненә күчеп XX гасырның икенче яртысында инде тулысынча татарлашып беткәннәр.
Татар авылларында татар теленең минзәлә (бәләбәй урынчылыгы) һәм стәрлетамак сөйләшләре таралган.Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5 Стәрлетамак сөйләшендә Иске Сүлле һәм Габделкәрим авыллары, ә минзәлә сөйләшендә калган татар авыллары халкы сөйләшә.
Юкка чыккан татар авыллары: Ташлыкүл, Кызыл Ык.Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Архангель : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.
Искәрмәләр
Ярмәкәй районы *