Чулпан Әхмәтҗанова, Чулпан Шамил кызы Әхмәтҗанова (Чулпан Шамилевна Ахметзянова; 1987 елның 24 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― җырчы, халык-эстрада юнәлеше вокал педагогы, хор дирижеры. Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле хормейстеры. Татарстан Республикасының атказанган артисты (2011).
Тәрҗемәи хәле 1987 елның 24 февралендәЧулпан Ахметзянова, 24.02.1987 Казанда ТАССРның халык артисты (1985) җырчы Шамил Әхмәтҗанов гаиләсендә туган (әтисе Арча районыннан). Әнисе Разилә. Бертуган апасы ― музыкант, пианист; хәзер дизайнер, бертуган абыйсы 22 яшендә юл фаҗигасендә вафат. Тавыш тембры әтисе ягыннан Әминә әбисеннән (мәдрәсә тәмамлаган абыстай) киләЭнҗе Шәйхетдинова. Шамил Әхмәтҗанов: «Читкә күп чакырдылар – тик туган җир тартты». Ватаным Татарстан, 02.10.2025.
Беренче тапкыр зур сәхнәгә 6 яшендә чыккан. Әтисе Шамил Әхмәтҗанов белән «Күгәрчен гөрлидер» исемле халык җырын җырлап, тамашачы күңеленә кергән. Мәктәпне тәмамлагач, музыка училищесында укыган. Казан дәүләт консерваториясен «хор дирижеры» белгечлеге буенча тәмамлаган. Параллель рәвештә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә йөргән. Казан шәһәре Идел буе районының 20нче балалар музыка мәктәбендә, махсус химия лицеенда, 15нче сәнгать мәктәбендәМБУДО «Детская школа искусств №15» г.Казани укыткан, Казан филармониясендә эшләгән. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле хормейстеры (хор бүлеге дирижеры).
Иҗаты Казан музыка училищесында укыганда ук Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Шамил Әхмәтҗанов концертларында катнашкан, алардан күп нәрсәләргә өйрәнгән.
Татар җырын һәм традицияләрен популярлаштыруга бәйле мәдәни чараларда һәм татар мәдәнияте белән бәйле төрле проектларда актив катнаша, иҗат эшчәнлеген дәвам итә, концертлар белән чыгыш ясый. Чит төбәкләрдә, андагы татар мәдәнияте җәмгыятьләре юбилейларында (мәсәлән, Эстониядә, 2010 Делегация Министерства культуры РТ приняла участие в юбилейных торжествах общества «Идель» в Эстонии. Министерство культуры Республики Татарстан, 4.10.2010; Новосибирскида, Барнаулда, Кемеровода, барысы да 2025; һ.б.), федераль (Вятские Поляны, Екатеринбург, Омск һ.б.), һәм чит ил (Астана) Сабан туйларында, Татарстан сәнгать осталары концертларында (Йошкар-Ола һ.б.) күпләп чыгыш ясаган җырчы. Популяр җырчы Нурислам белән эшләгән дуэтлары бар («Онытмадым»Онытмадым (Гөлнур Галимова сүзләре, Ирек Габдрахманов көе), «Назлар эзләмә», «Карашыңны яшермә»Нурислам & Чулпан Әхмәтҗанова) Чулпан Әхмәтҗанованың Нурислам исән вакытта төшерергә өлгермәгән клибы чыкты. Интертат, 22.08.2023Юлия Насыйбуллина. Нурислам: «Чулпан чын дөрес, яхшы тәрбия алган кыз». Интертат, 7.05.2019. 2024 елның июнендә Санкт-Петербургта «Добровидение» халык җыры халыкара фестивалендә Әстерхан дәүләт җыр һәм бию ансамбле (сәнгать җитәкчесе Александр Михайлович Лавриненко) белән бергә чыгыш ясап, «Бөрлегәнем, бөрлегән» халык җырын башкарганСанкт-Петербург. Международный фестиваль народной песни «Добровидение 2024». astragubans.ru, 18.06.2024Чулпан Ахметзянова: «Без сохранения народной культуры нам просто нечего будет оставить следующим поколениям». dobrovidenie.ru, 22.06.2024.
Альбом 2011 ― Чулпан Әхмәтҗанова. 22 җыр. Audio CD. Студия АксуПевица Чулпан Ахметзянова выпускает сольный диск. TATshop.ru.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2011 ― Татарстан Республикасының атказанган артисты ― нәтиҗәле хезмәте һәм татар музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Указ Президента Республики Татарстан от 18 ноября 2011 года № УП-731 2015 ― Габдулла Рәхимкулов исемендәге II халыкара солист-вокалистлар конкурсы (Магнитогорск) ― Гран-приЕкатерина Разумкова. Праздник родной песни. Новости Магнитогорск. 21.02.2015
Шәхси тормышы Кияүдә. Кызы ӘминәИльяс Шаһиев. Чулпан Әхмәтҗанова. «Ачыктан-ачык - 2020» (видео, 35:02).
Кызыклы факт РФ Президенты Дмитрий Медведев Казанга килгәч, хөкүмәт концертында Чулпанның тавышына сокланып: «Мондый яшьләргә исем бирергә кирәк», – дип әйткәнГөлшат Мингазизова. Чулпан Әхмәтҗанова: «Әтидән мактау сүзе ишетү сенсация булыр иде». Gong-TV, 05.12.2016.
Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Динара Әхмәт. «Халкыбыз моңын саклап яшим». «Сәхнә», 2024 ел, № 5 (221). ― Б.2―5.
Сылтамалар Ильяс Шаһиев. Чулпан Әхмәтҗанова. «Ачыктан-ачык - 2020» (видео, 35:02) Ахметзянова Чулпан. 51 трек. zvu4no.org Чулпан Ахметзянова & Дина Хабибуллина. «Мактаулы егет» (2024)
Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Казан музыка училищесын тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле